+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2021, 23:05

"Эшкуарлар үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк..."

Нефтекамага эшлекле сәфәрен дәвам итеп, республика Башлыгы урындагы җитештерүчеләр һәм һөнәрчеләр күргәзмәсе белән танышты.

Нефтекамага эшлекле сәфәрен дәвам итеп, республика Башлыгы урындагы җитештерүчеләр һәм һөнәрчеләр күргәзмәсе белән танышты.

«Нефтекамада эшләнгән» маркасы астында алар балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары, эскәмияләр, батутлар, спорт инвентаре, тротуар плиткасы, яктырту җиһазлары, резина валчыгы, комплекслы спорт объектлары җитештерә.

Радий Хәбиров республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусевка мондый күргәзмәләрдә катнашу өчен урындагы эшкуарларны һәм үзмәшгуль кешеләрне активрак җәлеп итәргә, аларның уңышлы үсеше өчен шартлар тудырырга кушты.

Республика җитәкчесе, шулай ук, казу эшләре нәтиҗәсендә шәһәр территориясендә табылган артефактлар күргәзмәсен карады.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: