+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2021, 23:10

Нефтекама күркәмләнә!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекамага сәфәре барышында шәһәр паркында булды. Узган елда төзекләндерелгән «Сәламәтлек сукмагы» шәһәр паркы нефтекамалыларның яраткан ял итү һәм актив ял итү урыннарының берсенә әверелгән.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекамага сәфәре барышында шәһәр паркында булды. Узган елда төзекләндерелгән «Сәламәтлек сукмагы» шәһәр паркы нефтекамалыларның яраткан ял итү һәм актив ял итү урыннарының берсенә әверелгән.

Аның төп үзенчәлеге - заманча велоюл булу, аның озынлыгы барлык эшләр тәмамланганнан соң 6 километр тәшкил итәчәк. Узган ел велотрассаның зур өлеше асфальтланган. Паркта 145 яктырту баганасы, 10 диодлы яктырткыч куелган. Футбол мәйданчыгы һәм трибуналар белән җиһазландырылган.

Комплекслы төзекләндерү кысаларында Полуденка күле тирәсендәге территорияне дә тәртипкә китергәннәр. Сулыкка төшү хәтта аз хәрәкәтләнүче халык өчен дә уңайлы һәм хәвефсез ителгән.

Нефтекама хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев республика җитәкчесе Радий Хәбировка «Октябрь» кинотеатры каршындагы мәйданны модернизацияләү проектын тәкъдим итте. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында агымдагы елда бу максатларга 62,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Биредә ял итү зонасын, төрле функциональ мәйданчыкларны төзекләндерергә, коры фонтан ачарга, шулай ук мәйданны «Имин шәһәр» системасына тоташтырырга планлаштыралар.

– Һичшиксез, фонтанны хәвефсез плитә белән җиһазландырыгыз, балалар җәрәхәтләр алмасын өчен, – диде Радий Хәбиров. - Уфа, Бөре һәм Ишембай тәҗрибәсен өйрәнегез, анда мондый фонтаннар эшләнде инде.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: