+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2021, 19:10

Нефтекамадагы "акыллы тукталышлар" - республикага үрнәк

Нефтекамада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны "Акыллы тукталыш"лар челтәре кызыксындырды.

Нефтекамада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны "Акыллы тукталыш"лар челтәре кызыксындырды.

Әйтик, «Автовокзал» тукталыш пункты COVID-19 шартларында актуаль булган бактерицид лампа, USB-портлар һәм чыбыксыз Интернет белән җиһазландырылган. Анда эскәмия дә җылытыла. Җәен тукталыш павильоны эчендә һава кондиционеры эшләячәк.

- Узган елда Нефтекама «Иң яхшы башлангычлы практика» программасы буенча акчалата грант отты. Бу акчаларга без биш заманча, уңайлы тукталыш комплексы сатып алдык, - дип хәбәр итте шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев. - Әлегә пилот тукталышлары тест режимында файдаланыла. Нәтиҗәләр буенча бу практиканы алга таба киңәйтү мәсьәләсен хәл итәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы Нефтекама тәҗрибәсен бөтен республика буенча өйрәнергә һәм таратырга кушты.

– Безнең салкыннарыбыз белән тукталышларда пассажирларга 20-40 градус салкында транспорт көтү уңайлы түгел, – диде Радий Хәбиров. – Ә монда барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Читайте нас: