+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2021, 14:20

Республика җитәкчесе - Нефтекамада

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Нефтекамада эш сәфәре кысаларында «НКМЗ – ГРУПП»ка керүче ике предприятиедә булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Нефтекамада эш сәфәре кысаларында «НКМЗ – ГРУПП»ка керүче ике предприятиедә булды.

«НКМЗ-ГРУПП» җәмгыятенең директорлар советы рәисе Мостафа Асланов хәбәр иткәнчә, беренче предприятие нигездә нефть-газ сәнәгате компанияләре өчен җир асты һәм перфорацион җиһазлар эшләү һәм җитештерү, геофизик хезмәтләр күрсәтүдә махсуслаша. Узган елда үзләре җитештергән продукция, башкарылган эшләр, хезмәтләр күләме 1,5 миллиард сум тәшкил иткән.

Предприятиедә 600 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 37 мең сумнан артык.
Җәмгыятьнең ике предприятиесе «НКМЗ-СТ», ул нефть промыселы, бораулау, геологик разведка җиһазлары, нефть скважиналарына хезмәт күрсәтү өчен махсус транспорт чаралары, технологик нефть промыселы җиһазлары һәм аларга запас частьләр проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Башкортстан Башлыгы җитештерүне шәхсән үзе карап чыкты һәм компанияләр җитәкчелегенең инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру эшен югары бәяләде.

- Предприятие үсә, заказлар бар, киләчәккә ышанычлы карый. Биредә үсеш башлангычлары турында уйлаучы җаваплы җитәкчеләр. Алар эшләгән акчаны үсешкә сала, без төрле мисалларны беләбез, ә монда башка алым. Предприятиеләрдә 1000нән артык кеше эшли, алар яхшы хезмәт хакы ала, — диде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: