+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 гыйнвар 2021, 00:45

"Мәсьәләне җентекләп хәл итү бурычы куям..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уфа инженерлык челтәрләре" предприятиесен түләүләрне җыюның яңа системасына начар әзерлек өчен тәнкыйтьләде. 30 гыйнвар кичендә Республика йортында «Уфа инженерлык челтәрләре" предпритиесе җитәкчелеге катнашлыгында киңәшмә узды. Дәүләт торак күзәтчелеге рәисе Илдар Шәфыйков сүзләренә караганда, тикшерүләр Уфада 412 күпфатирлы йорт буенча җылылык өчен түләүләрнең сизелерлек артуын күрсәткән, аларда 20 меңгә якын гаилә яши.

Республика Башлыгы якын арада җылылык өчен декабрь ае түләүләре буенча акчаны кире кайтаруны йөкләде. Гомум сумма 30 миллон сумнан артык тәшкил итәчәк.

Килеп туган хәлнең төп сәбәпләре - узган елның ноябренә караганда, декабрь аенда һава температурасының түбәнәюе, куллану факты буенча яңа түләү системасына күчү, җылылык системасының һәм җылылык энергиясен исәпкә алу узелларының көйсезлеге яки төзексезлеге, җылылык энергиясе чыганакларында үзәкләштерелгән җылылык тәэминаты системасын җайга салу тәртибе буенча норматив базаның булмавы.

Радий Хәбиров килеп туган хәл өчен җаваплы барлык кешеләрнең эш-гамәлләрен тәнкыйтьләде һәм хәзерге вакытта киләсе айда шундый ук проблеманы булдырмый калу өчен төгәл карарлар булмавын ассызыклады.

- Бу эшкә бик җиңел карау! Сезнең башларыгызда тулы бер аңлашылмаучанлык хөкем сөрә һәм проблеманы хәл итү теләге юк. Киңәшмәгә сез әзерләнеп килмәгәнсез. Мин аңлаешлы тәкъдимнәр күрмим, - диде республика Башлыгы. – Сезгә бу мәсьәләне җентекләп хәл итү бурычын куям. Барлык җаваплы кешеләргә соңгы кисәтү ясыйм. Сез бу хәл өчен шәхси җаваплылык тотасыз.

Радий Хәбиров инде иртәгә, 31 гыйнварда, җылылык тәэминаты өчен түләүне яңадан исәпләү буенча чираттагы киңәшмә җыярга кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Читайте нас: