+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 16:35

"Без Русиянең башка төбәкләренә караганда тизрәк үсешергә тиеш..."

Башкортстан Хөүкмәте Премьер-министры Андрей Назаров икътисадка ярдәм итү чараларының өченнче пакеты буенча журналистларга сөйләде.

Башкортстан Хөүкмәте Премьер-министры Андрей Назаров икътисадка ярдәм итү чараларының өченнче пакеты буенча журналистларга сөйләде.

- Узган елда пандемия аркасында безнең икътисад авырлыклар кичерде. Шуңа күрә республика Хөкүмәте тарафыннан икътисадка ярдәм итү чараларының беренче һәм икенче пакеты әзерләнде һәм гамәлгә ашырылды. Аларда 85 ярдәм чарасы каралган иде һәм бизнесның барлык өлкәсен колачлады. Ел нәтиҗәләре буенча без үзебезнең ярдәм чараларының дөреслеген һәм нәтиҗәлелеген аңладык. Узган елның өч кварталы буенча инвестицияләрнең үсешен күрдек. Ул 104 проценттан артык тәшкил итте. Соңгы квартал буенча әлегә мәгълүматларны көтәбез. Бу өлкәдә, Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, республика - алдынгылар исәбендә.

Агымдагы елның беренче яртысын без пандемия белән яшәячәгебезне һәм икътисадта авырлыклар булачагын аңлап торабыз. Әлегә чикләүләр дә гамәлдә. Ярдәм итү чараларының өченче пакеты узган елда уңышлы күрсәткән ярдәм чараларын дәвам итү өчен гамәлгә кертелә. Бу икътисадны тотрыклы тотарга һәм агымдагы елның икенче яртысында үсеш алырга булышачак.

Без, Русиянең башка төбәкләренә караганда, тизрәк үсергә тиеш, чөнки алдынгылар арасында буласыбыз килә. Аеруча бу инвестиция җәлеп итү өлкәсенә карый. Максат - илнең топ-5енә керү, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Читайте нас: