+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 16:35

Өченче пакетка нәрсәләр кергән?

Республика Премьер-министры Андрей Назаров бүгенге оперативкада икътисадны үстерү буенча чаралар пакеты турында чыгыш ясады.

Республика Премьер-министры Андрей Назаров бүгенге оперативкада икътисадны үстерү буенча чаралар пакеты турында чыгыш ясады.

Бу инде өченче пакет, беренчесенә — 58, икенчесенә 37 чара кергән иде. Алар икътисадның аеруча зыян күргән секторларына юнәлтелгән һәм 59 мең кешене колачлаган.

Кече бизнес пандемиягә бәйле чикләү чараларыннан барыннан да ныграк зыян күргәнгә күрә, күпчелек чаралар фәкать эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән. 1300дән артык оешма һәм шәхси эшкуар дәүләт ярдәме алган, аларның гомум күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итән.

— Быел без икътисадны тулысынча “яңадан тергезеп җибәрергә” һәм аны алга әйдәүне дәвам итәргә тиеш. Өченче пакетка барлыгы 9,7 миллиард сумга 66 ярдәм чарасы кертелгән, — диде Андрей Назаров. — 2021 елда без инвестиция активлыгына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Төбәк салымнары буенча, яңадан төзелгән кече эшкуарлык субъектлары санын арттыру максатында алар өчен салым каникулларын озайтачакбыз. 200 миллион сум туризм өлкәсендәге проект башлангычларына ярдәмгә юнәлтеләчәк. Экспортны үстерүне мөһим юнәлешкә саныйбыз, шуңа күрә былтырдан гамәлдә булган җитештерүчеләрне тышкы базарга чыгару чараларын дәвам итәчәкбез.

Чыгышы ахырында Андрей Назаров өченче пакет икътисадка ярдәм итеп кенә калмый, аны үстерәчәк тә, дип ассызыклады.

Фото: башинформ


Читайте нас: