Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 18:15

Экспорт игътибар үзәгендә

Пандемиягә карамастан, Башкортстан тышкы сәүдәне үстерүне дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан, Латвия, Төркия, Мексика, Бельгия һәм Әзербайҗан белән тышкы сәүдә әйләнеше сизелерлек арткан.

Пандемиягә карамастан, Башкортстан тышкы сәүдәне үстерүне дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан, Латвия, Төркия, Мексика, Бельгия һәм Әзербайҗан белән тышкы сәүдә әйләнеше сизелерлек арткан.

Республика компанияләре Гондурас, Эквадор, Уругвай, Иордания, Марокко һәм Согуд Гарәбстаны белән элемтәләр урнаштыра алганнар. Бу хакта Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сөйләде, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында республиканың тышкы сәүдә әйләнеше, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 25,6 процентка кимегән һәм 3,3 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. Шул ук вакытта, төбәк экспортының гомум күләмендә чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 61 процентка кадәр арткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән (47,3 процент) шактый югары.

Мондый нәтиҗәләргә ирешүгә экспортка ярдәм итү чаралары ярдәм иткән. Башкортстан экспортерларга финанс ярдәменең берничә төрен тәкъдим иткән бердәнбер төбәк булган: товарларны чит илләргә ташу һәм продукцияне халыкара сертификатлау чыгымнарын компенсацияләү, шулай ук «Экспорт кэшбек» программасы.

Башкортстан «Экспорт форсажы» акселераторы эшләп киткән Русиянең алты пилот төбәгенең берсе булган. Программада төрле тармаклардан 22 компания катнашкан, алар 2 миллион доллардан артык суммага 12 экспорт контрактын төзегән.

«Башкортстанда эшләнгән»төбәк брендын башлап җибәрү буенча эш ахырына якынлаша. Порталда төбәкнең 40 предприятиесе үз мәгълүматларын урнаштырган.

«Ашыгыч экспорт ярдәме» проекты потенциаль экспортерларга чит ил базарларына беренче адымнар ясарга ярдәм итәргә тиеш. Башлангыч этапта программа экспорт потенциалы булган 5 меңгә якын предприятиене колачлаячак. «Ашыгыч экспорт ярдәме» белгечләрен предприятиегә чакыру өчен Экспортка ярдәм итү республика үзәгенә (347) 246-68-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агымдагы елда дәүләт комитеты экспортерларга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын саклап калырга һәм яңа чараларын кертергә планлаштыра.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: