-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 22:10

Төзелеш сәгате узды

1 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

1 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.
Анда Октябрьский шәһәрендә проблемалы объектларны төзү һәм өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, катнашучылар Октябрьский шәһәрендә «Весна» торак комплексының ике йортын төзеп бетерүне карады. Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе 2021 елның гыйнварында Октябрьскийга эш сәфәре вакытында объектның төзелеш мәйданчыгында булды. «СУ-4» предприятиесе вәкиле Руслан Фәттахов хәбәр иткәнчә, объектларны тәмамлау өчен 40 миллион сумлык банк кредиты бирелгән. Шуларның 15 миллионын 18нче йортта эшләрне дәвам итүгә юнәлткәннәр, аны 2021 елның май ахырында тапшырырга планлаштыралар.
Тагын 25 миллион сум 2021 елның август ахырына 19нчы санлы йортны төзеп бетерүгә тотылачак. Башкортстан Башлыгы «Стройчас» утырышларында әлеге объектларның торышы турында атна саен хисап тотарга кушты.
Тагын бер проблемалы объект – «Спартак» торак комплексы Октябрьскийның 38нче микрорайонында урнашкан. Республика Торак төзү фондының генеральный директоры Рамил Шиһапов объектның икенче чиратын 2021 елның 1 апреленә тапшырачакларын хәбәр итте. Бу 80 фатирдан торган секция.
Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Мөсәбиров торак өлкәсендә кулланучылар экстремистлыгы проблемасы турында сөйләде.
Читайте нас в