+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 февраль 2021, 22:10

Юл сервисы - өстенлекле юнәлеш

Юл буе сервисын үстерү өлкәсендәге ике проект Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелгән.

Юл буе сервисын үстерү өлкәсендәге ике проект Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелгән.
Кушнаренко һәм Уфа районнарында юл буе сервисы объектларын төзү буенча тагын ике проект Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән.
«Юл буе сервисы – кунакчыл төбәк буларак республиканың имиджын формалаштыруның мөһим элементы, дип күп тапкырлар әйттем. Нәтиҗәдә, төбәктә тормыш уңайлылана бара: эчке туризм өчен шартлар яхшыра, яңа эш урыннары барлыкка килә. Мәсәлән, инвестор ике объектта 60 эш урыны булдырачак", - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
"ИРБИС-БР" компаниясе («Транзит-сити» оешмасына керә) Уфа районында Зубово авыл советы территориясендә М-5 автоюлында юл буе сервисы объекты төзүгә 150 миллион сум инвестицияли. Шулай ук компания Кушнаренко районында М7 автоюлында юл буе сервисын төзүгә 250 миллион сум акча кертә. Ике проект та 2021 елның 4 кварталына тормышка ашырылачак. Һәр объектта 30 эш урыны булдырылачак.
Компания Башкортстанда тагын 3 проектны гамәлгә ашыра, шуларның беренчесе 2020 елда өстенлекле проектлар исемлегенә кертелгән.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: