+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 февраль 2021, 11:55

Артык алынган акча кире кайтарылачак

Узган елның декабре өчен халыкны җылылык белән тәэмин итүгә түләү яңадан исәпләнә.

Узган елның декабре өчен халыкны җылылык белән тәэмин итүгә түләү яңадан исәпләнә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җылылык өчен түләүләр буенча килеп туган мәсьәләне хәл итүгә шәхсән үзе тотынды. 29 гыйнварда ул Дәүләт җыелышы-Корылтайның 30нчы пленар утырышы эшендә катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – республикада җылылык һәм кайнар су тәэминаты өчен халыкка исәпләнгән түләүләргә бәйле килеп туган хәл турында фикер алышу булды.

Шул ук көнне республика җи-тәк­чесе “Уфа инженерлык челтәр-ләре” муниципаль предприятие-сендә булды. Радий Хәбиров сату хезмәте, шул исәптән җылылык өчен түләүләрне яңадан исәпләү эшен тикшерде һәм башкала халкы белән аралашты.
– Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын ягып җылыту сезонына әзерләү тиешле дәрәҗә­дә башкарылмаган, дип саныйм. Бу – кешеләрнең җылылык энергиясе өчен чыгымнары арту сәбәпләренең берсе. Мин хәлне җентекләп өйрәнәм һәм “Уфа инженерлык челтәрләре” һәм “Баш­РТС” эшчәнлеге буенча киңәшмә­ләр үткәрергә ниятлим. Төп бурыч – нигезсез исәпләүләр өчен кеше-ләргә акчаны кире кайтару, оешмалар, хезмәтләр һәм идарәче компанияләр эшен оптималь-ләштереп, мондый очракларга юл куймау, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы.
“Уфа инженерлык челтәрләре” һәм “БашРТС” компанияләре бе­лән киңәшмәләр 30 гыйнварда узды. Дәүләт торак күзәтчелеге ида­рәсе рәисе Илдар Шәфыйков сүзләренә караганда, тикшерүләр Уфада 412 күпфатирлы йорт буенча җылылык өчен түләүләрнең сизелерлек артуын күрсәткән, аларда 20 меңгә якын гаилә яши. Республика Башлыгы якын арада җылылык өчен декабрь аена исәпләнгән түләүләр буенча акчаны кире кайтаруны йөкләде. Гомум сумма 30 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Шулай ук, Илдар Шәфыйков аңлатуынча, температура шартлары нигезендә, декабрьдә җы­лыту бәясенең нигезле үсеше ноябрьгә карата 42 проценттан артмаска тиеш. “БашРТС” мәгълү-матлары буенча, хезмәт күрсәте-лүче 474 мең фатирның 310 меңендә моның артуы ачыкланган. Бу – якынча 5,6 мең йорт.
Башкортстан Башлыгы республика Торак-коммуналь хуҗа-лык министрлыгына “БашРТС” белән берлектә барлыкка килгән проблемаларны, төбәк халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алып, тизрәк хәл итү буенча нигезле ча­ралар күрүне йөкләде.
31 гыйнварда Радий Хәбиров “Уфа инженерлык челтәрләре” предприятиесе җитәкчелеге бе­лән кабат киңәшмә үткәрде. Анда узган елның де­кабрендә халыкка җылылык тәэминаты өчен түләү­ләрне яңадан исәпләү турында карар кабул ителде.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белдерүенчә, “Уфа инженерлык челтәр­ләре” компаниясе хезмәтләндергән йортларда яшәүчеләргә җылылык бәясе яңадан исәпләнә башлаган да инде.
– Түләү квитанцияләрендә җылылык бәясе 42 процентка арттырылган уфалылар 15 февраль­гә кадәр яңадан исәп-хисап ясау өчен гариза белән ком­паниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. 6 меңнән артык кеше компаниягә мөрәҗә-гать иткән дә инде. Алар февраль ае өчен түләүләрне яңадан исәп­ләүне исәпкә алып алачаклар. Барлыгы 20 мең фатир буенча төзәтмәләр кертергә кирәк, – дип белдерде ул.
Акчаны кайтару тәртибе белән “Уфа инженерлык челтәрлә­ре”­предприятиесенең рәсми сайтында (https://mup-uis.ru/) яки күп­каналлы 8-800-250-52-80 номеры аша беле­шергә мөмкин.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: