Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром» җәмгыятенең республика оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышын үткәрде.
– "Газпром" - безнең республиканың күптәнге һәм ышанычлы партнерларының берсе. Йортларыбызда җылылык, энергия, уңайлылык – болар барысы да сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсе. Сезнең белән бергә без күп кенә яңа һәм стратегик мөһим проектларны гамәлгә ашырабыз, - диде Радий Хәбиров, утырышны ачып. - Сезнең казанышларыгыз безне бик сөендерә. Күптән түгел генә «Газпром трансгаз Уфа» предприятиесе мөһим тарихи чикне узды – предприятиегә нигез салынганнан бирле газ транспортының гомум күләме 4 триллион кубометр тәшкил итте.
Бу мөһим вакыйга уңаеннан Башкортстан Башлыгы «Газпром трансгаз Уфа» генеральный директоры Шамил Шәриповка Рәхмәт хаты тапшырды. Төбәк җитәкчесенең рәхмәтенә шулай ук "Газпром газораспределение Уфа"
җәмгыяте коллективы да лаек булды.
«Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов предприятиенең республика газ транспорты системасының хәвефсезлеген һәм ышанычлылыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итүгә зур игътибар бирүен әйтте.
- Объектларны модернизацияләүгә вакытында инвестицияләр салу киләчәктә аларның югары энергия нәтиҗәлелеге нигезе булып тора, - дип билгеләп үтте Шамил Шәрипов.
Мисал итеп, ул узган елда проект куәтенә чыккан Канчура-Муса газ саклау комплексының технологик өлешен реконструкцияләү буенча инвестицион проектны уңышлы тормышка ашыруны китерде. Актив рәвештә газ саклау күләме 1,5 тапкыр артты һәм хәзер 4,7 миллиард кубометр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның августында комплексны реконструкцияләү барышы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танышты.
Киңәшмәдә шулай ук Башкортстанны газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
– Бүген бик мөһим һәм нәтиҗәле очрашу булды, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. – Без бер урында таптанмыйбыз. Һәм үзебезнең нинди юнәлешләрдә үсеш алырга тиешлегебезне анык аңлыйбыз.
Фото: glavarb.ru