+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 февраль 2021, 23:38

Игътибар! Юлларда буран!

Һава шартлары катлаулану сәбәпле, республика юлларында гадәттән тыш режим кертелде.

Һава шартлары катлаулану сәбәпле, республика юлларында гадәттән тыш режим кертелде.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, "Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы идарәсе" учреждениесе боерыгы белән төбәк әһәмиятендәге Уфа - Инҗәр - Белорет гомум файдаланудагы автомобиль юлы участогында 67+000 - 203+00 километрлар арасында кар, юеш кар, буран, кар көртләре, бозлавык, күрү чикләнү, бозлы яңгыр булу аркасында, зур йөк автомобильләре, пассажир автобуслары, маршрут таксилары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде.

Хәрәкәтне чикләүнең якынча вакыты - урындагы вакыт белән иртәгә 08: 00 сәгаткә кадәр.

Иртәгә республиканың көньягында юеш кар көтелә, төнлә урыны белән көчле җил. Аерым районнарда буран, бозлавык, юеш кар ява, юлларда - кар көртләре, бозлавык. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы автомобиль юлларында урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төньяк районнарда аязаючан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 7-12 метр. Һава температурасы төнлә -7, -12°С, көндез -5, -10°С.

Республиканың көньяк-көнчыгыш автоюлларында кар көртләре, бозлавык, буранда күрү мөмкинлеге 500 метр һәм аннан да азракка начараячак.

Фото: st2.depositphotos.com
Читайте нас: