-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 февраль 2021, 15:45

Ипотека түләүче - кол кебекме?..

Шуңа күрә фатир арендалау отышлырак.

Шуңа күрә фатир арендалау отышлырак.

Русия миллиардеры Игорь Рыбаков, ипотека алу отышлы түгел, дип белдерде һәм аны "әлеге заманның колбиләүчелек төре" дип атады. "Алар (заемщиклар) - бу банк системасының коллары, алай гына да түгел, алар әле үз балаларын да кол булырга өйрәтә. Менә шулай яшибез инде...", - диде миллиардер үзенең YouTube-каналындагы видеомөрәҗәгатендә.

Ул әйтүенчә, ипотека алган кешеләр даими рәвештә эш урынын югалту һәм абруй төшүдән куркып яши. "Син, гомумән, шушы ипотекага, бу түләүләргә бәйлесең, син рациональ рәвештә уйлаудан туктыйсың ", - дип билгеләде ул. Рыбаков, торакны арендалау аны кредитка алуга караганда отышлырак, дип белдерә һәм бу уңайдан башкача уйлый торган кешеләрне тәнкыйтьли.

Әлбәттә, әгәр дә торак арендалау базарында сайлау мөмкинлеге зуррак булса, миллиардер фикере белән килешер идең. Әмма Русиядә иртәгәсе көнгә ышаныч какшаган чакларда һәм башка кайбер сәбәпләр аркасында, кешеләр, башлыча, үз торагын булдырырга омтыла. Гәрчә бу матди яктан бик авыр булса да. Билгеле, бурычлы кеше беркайчан да ирекле була алмый...

Дмитрий Рыбаков - "Технониколь" корпорациясе һәм "Рыбаков фонды" хуҗасы. "Forbes" версиясе буенча, Русиянең иң бай кешеләре исемлегендә 96нчы урында, аның байлыгы 1,3 миллиард долларга тиң, диләр.
Читайте нас в