-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2021, 00:32

Башкорт балы Көньяк Корея һәм Мароккога юллана

Төбәгебездәге бал эшкәртүче Сеулдагы иң зур кибет-гастроном һәм Марокконың азык-төлек дистрибьютеры белән экспорт контрактлары төзегән.

Төбәгебездәге бал эшкәртүче Сеулдагы иң зур кибет-гастроном һәм Марокконың азык-төлек дистрибьютеры белән экспорт контрактлары төзегән.

Уфаның «Медовз» компаниясе Көньяк Корея һәм Марокко белән 4,6 миллион сумнан артык экспорт контрактлары төзегән. Ирешелгән килешүләр кысаларында продукциянең сынау партияләре озатылган.

Башкорт балын алу белән Соджиц Корпорейшн Япон сәүдә корпорациясе дә кызыксыну белдергән дип хәбәр итәләр Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетында.

Корея контрагенты "Медовик" җәмгыятенең эре кибете-гастроном белән контрактны дәүләт комитеты оештырган онлайн-бизнес-миссия кысаларында төзегән һәм 3,2 миллион сумлык продукция алуны күздә тота. Уфаның «Медовз» компаниясе җитәкчесе Эмиль Әхтәмҗанов әйтүенчә, Сеулга ваклап сату өчен аерым пыяла савытларда да, контейнерларда да 7 тонна чамасы бал озатылган.

Марокконың MediFood ваклап сату, күпләп һәм челтәр кибетләре өчен азык-төлек продуктлары дистрибьютеры 1,4 миллион сумга тагын 7 тонна бал сатып алган. Бу контрактны компаниянең Мароккодагы "Час с Торгпромом"да катнашуы нәтиҗәсендә төзегәннәр. Ике компания дә Башкортстан эшкәртүчесе белән озак вакытлы сроклы хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдергән. Эмиль Әхтәмҗанов билгеләп үткәнчә, яңа экспорт контрактлары төбәк җитәкчелеге ярдәме белән төзелгән.

Фото: ufa.rbc.ru


Читайте нас: