+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2021, 16:10

Процент түбән, ә торак кыйммәт...

Русия банкы ташламалы ипотеканы (6,5 процентлы) акрынлап бетерү ягында.

Русия банкы ташламалы ипотеканы (6,5 процентлы) акрынлап бетерү ягында.

Бу хакта Үзәк банкның финанс тотрыклылыгы департаменты башлыгы Елизавета Данилова белдерде.
"Ташламалы программа финанс-икътисади хәвеф тудырмасын өчен акрынлап бетерелергә тиеш. Әлеге вакытта торакка бәяләр динамикасын даими күзәтү мөһим – торак хаклары соңгы елларда шактый тиз үсә, бер яклап, өстенлекле ипотека бирү артса, икенче яклап, торак төзелеше ихтыяҗга караганда азрак", - ди Данилова.
Аның фикеренчә, өстенлекле программаны күчемсез милек базарында катлаулырак вәзгыять күзәтелгән төбәкләргә күпмедер вакытка озайтырга мөмкин.
Данилова программаның беренчел максаты - торакны халыкның киң катламнары өчен арзан итү, дип билгеләде. Әмма хәзер Русиянең эре шәһәрләрендә акчалы гражданнар ягыннан җитди инвестицион җанлылык күзәтелә. Алар акчаларын күчемсез милеккә сала һәм шулай итеп капиталын арттыра.
2020 елның маенда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә кертелгән ташламалы ипотека программасы 2021 елның июленә кадәр озайтылды. Аналитиклар фикеренчә, ипотека кредитлавының ташламалы дәүләт программасы ярдәмендә Русиядә ипотекага ихтыяҗ арткан. Әмма бу заемщикларның дефолтына, яңа төзелешләрдә фатирлар бәяләренең үсүенә һәм яңа торак дефицитына китерергә мөмкин.

Фото: Башинформ.
Читайте нас: