Барлык яңалыклар
Икътисад
4 февраль 2021, 12:20

Хаклар февральдә дә артачак...

Квартал азагында тотрыклану көтелә.

Квартал азагында тотрыклану көтелә.

Азык-төлек һәм куллану товарлары бәяләре үсеше якындагы айларда тукталырга мөмкин. Бу хакта Стратегик эшләнмәләр үзәгенең "Макроикътисади анализ һәм финанс базарлары" юнәлеше җитәкчесе Наталья Сафина белдерде.

"Гыйнвар нәтиҗәләре буенча инфляцияне еллык чагылышта 5,3 процентка кадәр тизләтүне көтәргә була. Шуңа карамастан, якындагы айларда ук кулланучылар бәяләре арту тенденциясе үзгәрергә мөмкин ", - дип, Сафина сүзләрен китерә ТАСС.

Шуны да ассызыкларга кирәк: күптән түгел Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сәүдә челтәрләре вәкилләре белән киңәшмәдә белдергәнчә, властьлар сәүдә эшчәнлегенә һәм бәяләр сәясәтенә тыкшынуны планлаштырмый. Министрлык та базар механизмнарын максималь саклап калу ягында, дип хәбәр итә "Известия".

Үзәк банк белгечләре фикеренчә, инфляциянең югары ноктасы 2021 елның февраленә туры киләчәк. Шуннан соң ул кими башлар дип көтелә. Ел ахырына, Үзәк банк мәгълүматлары буенча, инфляция 3,4-4 процент булачак.

Русиянең элекке икътисад министры Андрей Нечаев белдергәнчә, моңа бәйле рәвештә февральдә чит ил товарлары кыйммәтләнә. Шулай ук яшелчә-җимешкә хаклар артачак, дип саный Нечаев.

Фото: ТАСС
Читайте нас: