+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2021, 16:30

Башкортстан инвесторлары республика бюджетын 160,5 миллиард сумга тулыландырган

Өстенлекле инвестиция проектлары Башкортстан бюджетына аларны гамәлгә ашыруның бөтен чорында - 2011 елдан 2020 елга кадәр - 160,5 миллиард сум салым китергән.

Өстенлекле инвестиция проектлары Башкортстан бюджетына аларны гамәлгә ашыруның бөтен чорында - 2011 елдан 2020 елга кадәр - 160,5 миллиард сум салым китергән.

Бу мәгълүматлар Башкортстан бюджетының керем потенциалын, салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр ителде.

- Төбәккә инвестицияләр җәлеп итү - Башкортстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычы. Дәүләт ярдәменең җитди чаралары өстенлекле инвестиция проектларына күрсәтелә. 2011 елдан аларга 11,5 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән, шул исәптән салым ташламалары - 9,9 миллиард сум. Әмма без инвесторларга ярдәм итеп кенә калмыйбыз, шулай итеп төбәктәге тормыш сыйфатын яхшыртабыз, эш урыннары, кирәкле товарларның яңа җитештерүләрен булдырабыз һәм төбәк бюджетының салым базасын арттырабыз, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Тармак структурасында төбәк бюджетына түләүләрнең иң зур өлешен сәнәгать өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр керткән - 10 ел эчендә бюджет системасына 156,3 миллиард сум кергән.

Бирелгән преференцияләр күләме белән салым керемнәрен чагыштырып, бюджет системасы өчен өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан уңай эффект 149 миллиард сум тәшкил иткән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: