+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2021, 15:20

Мәскәү өлкәсе Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Сергей Воскресенский җитәкчелегендәге делегация республикага “Башкортстан продуктлары” проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде.

Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Сергей Воскресенский җитәкчелегендәге делегация республикага “Башкортстан продуктлары” проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде.

- Бүгенге көндә үз продукциясен маркировкалау хокукына 510 предприятие ия булды, алар 17 мең төрдән артык продукция җитештерә, - дип хәбәр итте республика сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Мәскәүдән килгән делегацияне проектка керү этаплары һәм үзенчәлекләре, продукциянең сыйфатын бәяләү методологиясе белән таныштырдылар.

Проектның төп бурычы – урындагы табигый чималдан җитештерелгән продукцияне популярлаштыру, республика җитештерүчеләрен эчке һәм тышкы базарларда алга җибәрүгә ярдәм итү. Коллегалар шулай ук үз продукциясен ритейл киштәләренә чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Продукциябезне алга җибәрү юнәлешендә куллана торган алымнарның берсе - сәүдә челтәрләре вәкилләрен турыдан-туры предприятиегә алып киләбез, анда алар җитештерүнең барлык этапларын үз күзләре белән күзәтә ала - бик нәтиҗәле ысул, - дип сөйләде Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Кирилл Григорьев.

Алексей Гусев Башкортстанда кулланыла торган механизмнар турында сөйләде. Аерым алганда, мәгариф, маркетинг, реклама чаралары, шул исәптән сәүдә-сатып алу конференцияләре, “Сәүдә мәктәбе” укыту семинарлары, күргәзмәләр, ярминкәләр, онлайн-презентацияләр.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: