+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2021, 15:10

«Уфа» индустриаль паркында яңа корпус төзелә

Индустриаль паркта яңа җитештерү корпусын төзү график буенча алып барыла.

Индустриаль паркта яңа җитештерү корпусын төзү график буенча алып барыла.

Административ бинада кирпеч салу эше тәмамланган, икенче корпус колонналарын күтәрү, стеналарны җылыту, түбә конструкцияләрен һәм сэндвич-панельләрне монтажлау тәмамланган, контроль-үткәрү пункты төзелгән, җитештерү корпусы янында янгын резервуарларын төзекләндерү эшләре бара.

- Көн саен төзелеш мәйданчыгында 25 берәмлеккә якын техника, 125 кеше эшли. Авырлыклар юк. Бөтен эшләр план буенча бара, кайбер эшләр вакытыннан алда башкарылган, - дип билгеләде җитештерү участогы мастеры Рөстәм Габдархманов.

Төзелешне тәмамлауны потенциаль резидентлар көтә инде. Корыч канатлар җитештерүче резидент якынча 3 мең квадрат метр мәйданны биләячәк. Нефть-газ җиһазлары җитештерү заводын төзү проектына инвестор 2 мең квадрат метр мәйданны резервлап куйган.

- Бүгенге көндә 9-10 мең квадрат метр мәйдан буш. Тагын бер резидент белән сөйләшүләр бара, ул төрле тәгаенләнештәге ишекләрне җитештерү һәм саклау өчен яңа җитештерү корпусы мәйданчыгын карый, - дип сөйләде "Уфа" индустриаль паркының идарәче компаниясе директоры Артем Пензин.

Фото: Башинформ
Читайте нас: