+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 февраль 2021, 15:50

Элекке пенсия яшен кайтарырга, Пенсия фондын бетерергә?!

МРОТны 60 мең сумга күтәрергә, ди “Гадел Русия” башлыгы Миронов.

МРОТны 60 мең сумга күтәрергә, ди “Гадел Русия” башлыгы Миронов.

Якын арада хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 25 мең сумга күтәрергә кирәк, ә киләчәктә - 60 мең сумга кадәр. Дәүләт думасында мондый белдерү белән "Гадел Русия" партиясе лидеры Сергей Миронов чыгыш ясады.
Парламентарий белдергәнчә, халыкның керемнәре кимү "МРОТ дәрәҗәсенең түбән булуы" аркасында килеп чыга. Янәсе, эш бирүчеләр хезмәт хакын МРОТ дәрәҗәсеннән югарырак түләмәскә тырыша. Һәм бу вәзгыятьтән эш бирүчеләрне ел саен хезмәт хакын индекслауга мәҗбүр итүләр дә коткармый.
"Беренчедән, реаль инфляция һәрвакыт югарырак, икенчедән, эш бирүчеләрнең күбесе индекслауны игътибарсыз калдыра. Бердәнбер юридик чикләү - ул МРОТ. Һәм без бу күрсәткечне 50-60 мең сумга кадәр күтәрергә кирәк, дип таләп итәбез. Әлбәттә, моны тиз арада гына эшләү мөмкин түгел. Әмма минималь хезмәт хакын хәзер үк 20-25 мең сумга кадәр күтәрергә кирәк, югыйсә, социаль тетрәнү сәяси һәлакәткә әверелергә мөмкин", - дип Миронов сүзләрен аның матбугат хезмәте яңгыратты.
Хәзер, мәсәлән, Башкортстанда МРОТ күләме 12 130 сум тәшкил итә.
Элегрәк Сергей Миронов яшәү минимумын 31 мең сумнан югарырак дәрәҗәгә күтәрергә тырышачагы турында белдергән иде. Шулай ук Миронов элекке пенсия яшен кайтарырга һәм Русия Пенсия фондын юкка чыгарырга ниятли. Икътисадчылар мондый башлангычларны популистик дип атыйлар, депутатлар аларны Дәүләт думасына сайлаулар алдыннан гына 2021 елда тәкъдим итә дип аңлаталар.

Фото:РИА Новости.
Читайте нас: