Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль 2021, 20:55

"Өченче пакет ярдәм генә түгел, икътисадны да үстерәчәк..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елда республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча өстәмә чараларны раслау турында боерыкка кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елда республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча өстәмә чараларны раслау турында боерыкка кул куйды.

- Пандемия чорында бизнеска ярдәм итү - Башкортстан Хөкүмәтенең икенче ел инде мөһим бурычы. Шул ук вакытта пандемия тәмамлана, һәм эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без, икътисадны тизләтелгән үстерү зарурлыгына йөз тотып, ярдәм чараларының өченче пакетын эшләдек. Өченче пакетка барлыгы 9,7 миллиард сумлык 66 ярдәм чарасы кертелгән. Асылда, кризиска каршы чараларның өченче пакеты ярдәм итеп кенә калмыйча, икътисадны да үстерәчәк, – дип аңлатты Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Өченче пакет кысаларында ярдәм итү 9 өлкәне үз эченә ала: инвестиция эшчәнлеге, салым ташламалары, мөлкәти ярдәм, эшкуарлыкка ярдәм, авыл хуҗалыгы, сәүдә, экспорт, сәнәгать, мәшгульлек һәм социаль өлкә.

Шул исәптән өченче пакет беренче ике пакетның иң кирәкле һәм нәтиҗәле инструментларын озайтуны, шулай ук яңа ярдәм чараларын күздә тота: кече һәм урта эшкуарлык өчен салым каникулларын озайту, бердәм авыл хуҗалыгы салымын арттыру. Агач эшкәртү җиһазлары һәм агач әзерләү техникасы, шулай ук сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча сәнәгать җитештерүчеләренә ярдәм итү дәвам итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас в