+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль 2021, 20:55

"КамАЗ" - республиканың күптәнге стратегик партнеры..."

9 февральдә республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "КамАЗ" җәмгыяте генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты.

9 февральдә республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "КамАЗ" җәмгыяте генеральный директоры Сергей Когогин белән очрашты.

Яклар автомобиль концернының Нефтекама һәм Туймазыда урнашкан бүлендек предприятиеләрен үстерү, җитештерелгән продукция күләмнәрен һәм ассортиментын арттыру, инвестиция проектларын, шул исәптән үзбушаткычлар, троллейбуслар, тагылма техника җитештерү буенча, гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук «НефАЗ» җәмгыяте генеральный директоры Владимир Курганов һәм «Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Кленько катнаштылар.

– Республика өчен "КамАЗ" - күптәнге стратегик партнер. Башкортстанда автоконцернга керүче ике предприятие эшли. Нефтекама һәм Туймазыдагы заводлар безнең машина төзелеше флагманнары булып тора. Елны алар, коронавирус пандемиясенә карамастан, яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләделәр, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Алга таба үсеш өчен бурычлар турында фикер алышу мөһим. Республика производстволарга кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер.

«КамАЗ» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, республика заводларының инвестицион программасына җитештерелгән техника күләмен берничә тапкыр арттырырга һәм аның ассортиментын Русия базары ихтыяҗлары нигезендә киңәйтергә мөмкинлек бирүче перспектив проектлар кергән.

- Башкортстан предприятиеләре концерн структурасында мөһим урынны алып тора. Безнең уртак карарлар һәм производстволар үсешенә ярдәм итү бу заводларны үз сегментларында алдынгы позицияләргә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Сергей Когогин. - Тәкъдим ителгән инвестпроектларның максаты - иң заманча комплекслар булдыру, анда алар сыйфатның барлык стандартларын үтәячәк һәм көндәшлеккә сәләтле техника җитештерәчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: