Дольщиклар проблемаларын хәл итүгә тагын 3 миллиард сум бирәләр.
Хәбәр ителүенчә, торакны файдалануга тапшыру буенча республика Русиянең барлык төбәкләре арасында (Мәскәү өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән, Краснодар краеннан һәм Татарстаннан кала) бишенче позициядә һәм Идел буе федераль округында икенче урында тора. “Әйтергә кирәк, республикада төзелеш тармагында динамика начар түгел: без илдә бишенче урында. Төзелешкә салынган һәр сум 10 сумга арта, һәм алар барысы да икътисадка бара. Гомумән, төзелеш – икътисадны җанландыра”, – дип билгеләп үткән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тармактагы эшләр торышы турында фикер алышканда. Төзелеш – финанс базарындагы хәлләргә карата иң сизгер тармак. Икътисадта ниндидер өзеклек була икән, тәү чиратта, ул төзелештә чагылыш таба. Әлеге коронавирус пандемиясе, икътисади кризис чорында тармакта ниндидер өзеклекләр барлыкка килде килүен. Ә менә пандемиягә кадәр күпкә алдан барлыкка килгән проблема – алданган дольщиклар мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Торак төзелешендә үз акчалары белән өлешләтә катнашучы гражданнарның (дольщиклар) хокукларын яклау буенча федераль фондның күзәтчелек советы узган ел ахырында Русиянең 18 төбәгендә проблемалы объектлар буенча карар кабул итте. Әлеге оешма Башкортстанның да алданган 1,5 мең дольщигына матди ярдәм күрсәтә. Әйтергә кирәк, Башкортстан бу Фондтан иң күп ярдәм алган төбәкләрнең берсе.
? Алданган өлешчеләрнең хокукларын яклау федераль фондыннан Башкортстан дольщикларның проблемаларын хәл итүгә тагын 3 миллиард сум алачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, федераль фонд җитәкчелеге белән очрашканнан соң, хәбәр итте. Әлеге акча ярдәмендә республикада тагын 26 проблемалы объект төзелеше тәмамланачак. Премьер-министр билгеләп үтүенчә, Башкортстанда озакка сузылган башка төзелешләр буенча карар фондның февраль ахырына планлаштырылган Уфада үтәчәк күчмә киңәшмәсендә кабул ителәчәк. 2020 елда Башкортстан озакка сузылган 35 төзелешне тәмамлау һәм 19 проблемалы йорт буенча компенсация түләү өчен 6,7 миллиард сум акча тапты, тагын кайбер объектлар буенча төбәк бюджетыннан акча бүленде. Узган елдагы килешүләр кысаларында төзелеп бетмәгән 54 объект буенча дольщиклар проблемалары хәл ителәчәк.
“Безнең республикада узган ел башына 7,5 мең алданган дольщик бар иде. Алда шуларның яртысының проблемаларын чишәсе кала”, – диде Андрей Назаров. “Беренче көннән башлап без дольщиклар дучар булган гаделсезлекне бетерү максатын куйдык. Үз көчебез белән меңләгән дольщикның проблемаларын хәл иттек. Хәзер федераль үзәктән зур ярдәм алдык. Мин дольщикларга һәрвакыт әйтә килдем, бу катлаулы юл һәм аны бергәләп узарга кирәк, дип. Бүген күрәбез, әгәр бергәләп һәм артык хис-кичерешләрсез эшләсәк, чишелеш табыла”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль фонд карары кабул ителгәннән соң.
2020 елның декабрь азагында Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды Башкортстандагы бер проблемалы йортны төзеп бетерү һәм башка ике объект буенча компенсация түләү турында карар кабул итте. “Барлыгы 97 йорт төзелешенә акча керткән меңәрләгән кеше проблемалары хәл ителәчәк. Алда эш күп, әмма күп эшләнде дә инде. Алданган дольщикларның тупланган бөтен проблемасын тулысынча хәл итәрбез дип ышанам”, – дип белдерде бу уңайдан Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Башкортстанда 24 объект төзелеше тәмамланачак, ике йортның өлешчеләре акчалата компенсацияләр алачак, дип хәбәр итте республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгының матбугат хезмәте. 2020 елның ноябрендә фонд Башкортстанның 1,5 мең өлешчесе хокукларын тергезү турында карар кабул итте. Фонд карары нигезендә Уфадагы “Миловска паркы” торак комплексында – 20 йорт, Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында – ике йорт, Уфада “Квартал” һәм “БашИнвестДом” төзелеш компанияләре башлаган берәр объект төзелеп бетәчәк. Уфада Әхмәтов урамында “Интеграл” компаниясенең озакка сузылган төзелеше тәмамланачак, 175 фатир файдалануга тапшырылачак. Благовещенда Демьян Бедный урамындагы йортның 199 дольщигына 309 миллион сум түләячәкләр. Кырмыскалы районының Кабак авылындагы төзелеп бетмәгән йорт өчен компенсация түләүгә 62 миллион сум бүленә.
Әйтергә кирәк, дольщикларның дистәләрчә еллар тупланып килгән проблемаларын көне-сәгате белән хәл итү мөмкин түгел, әлбәттә. Элек җибәрелгән хаталарны төзәткәч, киләчәктә алдануга юл куелмас, дип ышанырга нигез бар. Чөнки, Башкортстанда соңгы чорда проблемалы төзелешләргә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә актив эш алып барыла, һәм монда җитәкчелекнең эзмә-эзлекле хәрәкәт итүе зур роль уйный. Чөнки бүгенге тенденция шундый, власть кискенлек мөмкин булган нокталарны, шул исәптән алданган дольщиклар барлыкка килмәсен өчен ситуацияне ныклы күзәтү астына алды. Шуны да ассызыкларга кирәк, Русия Президенты күрсәтмәсе буенча, төзелештә өлешләтә катнашу алымын тамырдан үзгәртү буенча 214нче федераль законга зур үзгәрешләр кертелде. Аннан күренүенчә, төзелешне оештыручыларга дольщиклар акчасы турыдан-туры керми. Җыелган акча банкта махсус исәптә сакланачак. Төзүчеләр исә эшләрне кредитлар исәбенә яисә үз акчасына башкарып, фатирлар әзер булгач кына дольщиклар акчасы белән кредитларын яба һәм башка чыгымнарын каплый.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.