-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 февраль 2021, 14:05

Пенсияне 31 мең сумга җиткерергә!

Моның өчен бер ел вакыт кирәк.

Моның өчен бер ел вакыт кирәк.

Чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук салым ташламаларын гамәлдән чыгару бер ел эчендә русиялеләрнең пенсияләрен Европа дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта "Гадел Русия" партиясе лидеры Сергей Миронов белдерде. Хәзер Русиядә уртача пенсия якынча 16,5 мең сум тәшкил итә. Миронов русиялеләрнең пенсияләрен бюджет корректировкасы ярдәмендә арттырырга һәм бай гражданнар өчен Пенсия фондына гадел түләүләр билгеләргә мөмкин, дип белдерде.

Ул ассызыклаганча, уртача куллану кәрзинен исәпкә алып, пенсия түләүләре күләме 31 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Моның өчен, парламентарий сүзләренчә, берничә кардиналь чара күрергә кирәк. "Пенсияләрне арттыру өчен өч төп чыганак: кайбер салым ташламаларын гамәлдән чыгару, Пенсия фондына гадел кертемнәр билгеләү һәм профильле булмаган чыгымнарны оптимальләштерү", - дип сөйләде Миронов. \

Аның сүзләренчә, әлеге чараларны гамәлгә ашыруга, тиешле закон проекты кабул ителгән очракта, берничә айдан бер елга кадәр вакыт кирәк булачак. Моннан тыш, пенсияләр күләменә ярлылык дәрәҗәсе турыдан-туры тәэсир итә. Шуның аркасында пенсия системасының тупланма принциплары да, иминият принциплары да тиешенчә эшли алмый.

Фото:ТАСС.
Читайте нас в