+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2021, 23:05

"Алга"да балык җитештереләчәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Инвестиция сәгате” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Инвестиция сәгате” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.
"Бионик" компаниясе директоры Сәлим Шәрипов "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә балык продукциясен үстерү һәм эшкәртү буенча "БашБалык" заводы төзү проектын тәкъдим итте. Гидробионтлар, товар балыгы үстерү һәм төрле затлы ризыклар чыгару буенча комплекслар төзү турында сүз бара. Комплексның гомум бәясе - 5,3 миллиард сум. Яңа заводларда 120 эш урыны барлыкка киләчәк.
Премьер-министр Башкортстанны үстерү корпорациясенә инвестицион башлангычны гамәлгә ашыруны озата барырга кушты.
- Проект бик кызыклы. Республикада балык продукциясенә ихтыяҗ зур һәм аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәм күрсәтергә әзербез, - диде Андрей Назаров. - Шул ук вакытта килеп туачак барлык мәсьәләләрне дә бик оператив хәл итәргә кирәк.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: