-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2021, 14:35

Компенсация базар хакы белән

Нәрсә ул муниципаль ихтыяҗ?

Нәрсә ул муниципаль ихтыяҗ?

Уфа шәһәре хакимияте муниципаль ихтыяҗлар өчен шәхси хуҗалардан базар хакы белән сатып алынырга тиешле җир участокларының, торак һәм торак булмаган биналарның исемлеген бастырып чыгарды.

Ул участоклар буйлап яңа юл узачак. М7 юлыннан килгәндә Уфаны көнчыгышка таба кисеп чыгу юлы ("Көнчыгыш чыгу" проекты) Затон ягындагы Агыйдел күпереннән Галле урамы буйлап барып, Менделеев урамы астындагы тоннельне үтеп, Караидел елгасы аша салынган күпердән узачак.

Ягъни М7 юлын М5 трассасы белән тоташтыра торган юл бу. Хакимият белдерүеннән күренгәнчә, Комсомол, Галле, Казан, Бессонов һәм башка урамнардагы йөзгә якын күчемсез милек өчен акча түләнәчәк. Шәхси милекне сатып алу турындагы карар, кабул ителгән көненнән алып, өч ел дәвамында гамәлдә булачак.

"Көнчыгыш чыгу юлы" проектының гомум озынлыгы 14 чакрым. Аның төзелеше 1992 елда башланды, ә 2007 елда, акча булмау сәбәпле, ул консервацияләнде. Төзелеш 2020 елда яңадан башланды. Объектны файдалануга тапшыру 2023 ел ахырына билгеләнгән.

Фото:realty.ria.ru
Читайте нас: