+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 февраль 2021, 16:20

Безнең товарлар дөньяга билгеле

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Безнең Экспортка ярдәм үзәге илнең барлык төбәкләре арасында Русия Экспорт үзәге рейтингында икенче урын алды. Русиянең 82 төбәге бәяләнде, бездән алда барЫ Мәскәү өлкәсе генә.
Пандемиянең иң ныгы халыкара бәйләнешләргә кагылуына карамастан без эшкуарларга ярдәм күрсәтүгә ирешә алдык. Безнең тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитетына һәм, гомумән, Хөкүмәткә афәрин.
Үткән ел Башкортстанның тышкы товар әйләнеше 4 055, 5 миллион доллар тәшкил итте, шул ук вакытта Башкортстанда экспорт күләме 3129,7 миллион доллар дәрәҗәсендә булды. Иң мөһиме – чималсыз энергиясез экспорт 61 процент тәшкил итте. Ковидсыз 2019 ел белән чагыштырганда, түбәнәю нибары 6 процентка. Бу безнең товарларның бөтен дөньяда яхшы бәяләнүе турында сөйли”.
Бу хакта тулырак: vk.com/wall413272232_571833
Фото: vk.com/wall413272232_571833
Читайте нас: