-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 февраль 2021, 21:10

Башкортстанда бизнесны популярлаштыру буенча берничә программа эшли

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бизнесны популярлаштыру буенча Интернет челтәрендә язма бастырды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бизнесны популярлаштыру буенча Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Эшкуарлыкны үстерү - теләсә кайсы илнең, теләсә кайсы регионның икътисади уңышының төп факторы. Бизнес эш урыннары булдыра, салым һәм хезмәт хаклары түли, базарны товарлар һәм хезмәтләр белән тулыландыра, кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерә. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, дөресен әйткәндә, тормыш дәрәҗәсе үсә дә.

Әлбәттә, шуңа күрә без эшкуарлыкны үстерү темасына зур игътибар бирәбез. Монда кыска вакытлы, кризиска каршы адымнар бар - мәсәлән, без соңгы елда эшкуарлыкка коронавирус нәтиҗәләрен һәм аның белән бәйле чикләүләрне җиңәргә ярдәм итү өчен кабул иткән бизнеска ярдәм итүнең өч пакеты - озак вакытлы чаралар да бар. Стратегик дияргә була. Шундый әйберләрнең берсе - бизнесны популярлаштыру һәм аны алып бару күнекмәләренә өйрәтү программалары. Менә Хөкүмәт Президиумының соңгы утырышында без аларны тикшердек тә инде.

Ике ел элек Хөкүмәт республикада яңа эш башлап җибәргән эшкуарлар өчен бизнес-лагерь ачты. Шул вакыт эчендә аның аша 700дән артык катнашучы узды. Алар белән төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге гамәлдәге бизнесменнар эшләде. Соңыннан катнашучылар үз эшләрен теркәде, үзләренә партнерлар, клиентлар тапты.

Без эшкуарлыкны үстерү өчен куллана торган тагын бер инструмент - мәктәп бизнес-клублары. Анда балалар өчен профориентация дәресләре һәм шунда ук тестлар үткәрелә. Монда да уңышлы кейслар бар.

Ике ел эчендә әлеге һәм мондый проектлар ярдәмендә бездә 900 яңа бизнесмен барлыкка килде. Әгәр дә бу берәрсен кызыксындырса, эшкуарлык буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итегез. Безнең программаларда теләге булган һәркем катнаша ала. Яки әгәр дә сездә кызыклы идеяләр барлыкка килсә, кешеләр бизнеска тагын да теләп барсын өчен анда да мөрәҗәгать итегез, анда сезнең белән тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар", - дип язган ул.
Читайте нас: