+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 февраль 2021, 14:20

«Эшкуарлыкны популярлаштыру» проектының нәтиҗәләре нинди?

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын уздырды, анда «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды.

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын уздырды, анда «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды.

- Катлаулы макроикътисади күрсәткечләргә карамастан, республикада, без керткән ике дәүләт ярдәме пакетын исәпкә алып, кече бизнеска нәтиҗәле ярдәм күрсәтә алдык, - дип билгеләде Премьер-министр Андрей Назаров. - Моннан тыш, икенче яртыеллыкта Башкортстанда эшкуарлар санының артуын да билгеләп үттек. Шуңа бәйле рәвештә, җәмгыятьтә эшкуарлыкны популярлаштыру темасы хәзер бик мөһим, бигрәк тә яшьләр арасында.

Проектның максаты Русия Федерациясе халкы арасында эшкуарлыкның уңай образын булдыру, шулай ук төрле категориядәге гражданнарны кече һәм урта эшкуарлык секторына җәлеп итү, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкның яңа субъектларын булдыру.

- Узган елда без 12 бизнес-лагерь уздырдык, аларда 702 эшкуар белемнәрен камилләштерде, - дип хәбәр итте республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов. - Без Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак шәһәрләре, Иглин, Аскын һәм Яңавыл районнарының мәктәп укучылары өчен 47 ачык дәрес үткәрдек, ике ел эчендә 15 эшкуарлык клубы төзедек, алар бик файдалы булып чыкты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: