+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 февраль 2021, 20:16

Инвесторларга ярдәм күрсәтеләчәк

"Төбәктә бизнесны үстерүгә уңайлы шартлар тудырылырга тиеш".

"Төбәктә бизнесны үстерүгә уңайлы шартлар тудырылырга тиеш".
Башкортстанда инвестицион эшчәнлеккә ярдәм итүгә 3,4 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Әлеге ярдәм чаралары республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән расланган өченче пакетка керде.
- Инвесторларга ярдәм итү - безнең беренчел бурычларыбызның берсе. Өстәмә ярдәм чаралары белән без төбәктә бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырабыз, ә бу халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хезмәт хакларын күтәрүгә һәм тулаем икътисад үсешенә китерә, - диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, республикада 1,2 миллиард сум тирәсе акча транспорт, энергетика һәм коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыру механизмын гамәлгә ашыруга салынган. Ярдәм бюджет кредитлары буенча бурычларны киметү исәбенә күрсәтеләчәк. Шулай ук Башкортстан Республикасы бюджетыннан инвестиция проектының аерылгысыз өлеше булган инженерлык һәм транспорт инфраструктурасында капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, модернизацияләү чыгымнарының бер өлешен каплау буенча субсидияләргә 250 миллион сум акча биреләчәк. 150 миллион сум - республиканың өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру максатларында төзелгән кредит шартнамәләре буенча процент ставкасы өлешен каплау субсидияләренә.
Фото: pravda.ru
Читайте нас: