Барлык яңалыклар
Икътисад
17 февраль 2021, 19:50

«Алга» махсус икътисади зонасында эшләр ничек бара?

Әлеге вакытта «Алга» махсус икътисади зонасында нинди эшләр бара? Беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов анда булуы турында Интернет челтәрендә язды.

Әлеге вакытта «Алга» махсус икътисади зонасында нинди эшләр бара? Беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов анда булуы турында Интернет челтәрендә язды.
«Алга» махсус икътисади зонасын үстерү эше үз чираты белән бара. Бүген аның беренче мәйданчыгында, Ишембай янында, эшлекле киңәшмә үтте. «Аркада», «ЗАСПОРТ» һәм «ЗуР» компанияләре - резидентлар җитәкчеләре катнашлыгында электр, газ, су кертү һәм транспорт инфраструктурасы буенча төп техник чишелешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштык.
Хәзер «Алга» территориясен планлаштыру һәм межалау проектларын эшләү төгәлләнеп килә. Якын арада инфраструктура объектларын төзү буенча проект-тикшерү һәм төзелеш-монтаж эшләренә керешергә планлаштырабыз.
Шул ук вакытта резидентлар үз мәйданчыкларында актив эшли. Мәсәлән, “Аркада” берләшмәсе административ һәм җитештерү корпусы төзи. «ЗуР» компаниясе фундамент эшләрен төгәлләде. Алар үз производстволарын агымдагы елда эшләтеп җибәрергә планлаштыра.
Тулаем алганда, махсус икътисади зона резидентлары булып 6 компания тора. Алар 10 миллиард сум тирәсе инвестиция салачак, 1,5 меңгә якын эш урыны булдырачаклар. Якын арада бизнес-планнарның эксперт советы утырышында тагын ике потенциаль резидентны карарга планлаштырабыз. Инвесторлар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә эшлибез, үсеш өчен шартлар тудырабыз!" - дип яза Илшат Таҗетдинов "Фейсбук"та.
Фото: "Фейсбук"
Читайте нас в