+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 февраль 2021, 21:35

Башкортстан экспортта лидерлар сафында

2020 ел йомгаклары буенча республика химия сәнәгатен үстерүдә алдынгы урыннарга чыккан.

2020 ел йомгаклары буенча республика химия сәнәгатен үстерүдә алдынгы урыннарга чыккан.
Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы цикллы углеводородлар, карбонатлар, монокарбонат кислоталарын чит илгә 236 миллион доллардан артык суммага экспортлады, продукция төрләрен экспортлау күләме буенча Русиядә беренче урынны яулады.
Икенче урын - турбодвигательләр һәм газ турбиналарын чит илгә җибәрү күләме буенча ($769,6 миллион).
- Республиканың экспорт потенциалын үстерү - безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Әйтик, үткән ел нәтиҗәләре буенча без химия сәнәгатенең кайбер төр продукциясен экспортлау буенча Русиядә 1нче урынны алдык, - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
- Шунысын да билгеләп үтәсем килә: монокарбонат кислоталарының 70 проценты һәм Русиядән экспортка чыгарыла торган кислоталар республикабызда җитештерелгән. Русия экспортының гомум өлешендә безнең карбонатлар - 45,8, ә феноллар 45,3 процент, - дип хәбәр итте республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: