+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль 2021, 14:30

Өстенлек - юл буе сервисын үстерүгә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә юл буе сервисы өлкәсендәге инвестпроектлар турында язма бастырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә юл буе сервисы өлкәсендәге инвестпроектлар турында язма бастырды.

"Юл буе сервисы өлкәсендә тагын ике инвестпроект кабул иттек. Уфа районында заправкалар, йөк машиналары һәм җиңел машиналар өчен парковкалар, кибет һәм кафелар булган ике юл буе комплексы барлыкка киләчәк.

✔ Ике объектка да инвестицияләр 450 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк, урындагы халык өчен 80 яңа эш урыны булдырылачак.

✔ Барлыгы агымдагы ел ахырына кадәр инвестор республикада шундый 5 юл буе комплексы төзүне планлаштыра - Уфа районында - 4 һәм Кушнаренкода - 1.

Чыгымнарның гомум суммасы - 970 миллион сум.

✔Дөресен әйтик, бездә юл буе сервисы җитми. АЗС белән сорау тормый, ә менә республика трассасында водительләр уңайлы ял итү өчен урын таба алмый. Ә күпләр өчен, бигрәк тә тәүлек буе руль артында баручылар өчен бу - хәвефсезлк мәсьәләсе.

Шуңа күрә мондый инвестпроектларны өстенлеклеләр исемлегенә кертәбез һәм, һичшиксез, хуплыйбыз", дип язган ул.
Читайте нас: