+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 февраль 2021, 17:35

"Эшкуарларга зыян китерү максаты юк..."

Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай депутатлары күпчелек тавыш белән салым салуның патент системасы турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы законны беренче укуда кабул итте.

Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай депутатлары күпчелек тавыш белән салым салуның патент системасы турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы законны беренче укуда кабул итте.

Яңалыклар федераль көн тәртибенә кертелгән, дип билгеләп үтте Башкортстан финанс министры Лира Игтисамова. Патент турында закон төбәктә 2013 елдан бирле үзгәрмәгән. Бу вакыт эчендә «патент»лардан җыемнар бюджетка ел саен 260 миллион сумга якын акча китергән. Яңартылган система елына 500 миллион сум тирәсе акча бирер дип көтелә. Узган елда кече бизнес казнага барлыгы 1,5 миллион сум салым түләгән.

Закон 1 апрельдән гамәлгә керәчәк. Салым чоры 1 ай тәшкил итә, ягъни "патент"ны берничә айга алырга мөмкин.

Эшкуарларга зыян китерү максаты юк, дип билгеләп үтте Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, югыйсә Хөкүмәт 39,7 миллиард сумлык ярдәм чаралары пакетын һәм башка матди һәм оештыру ташламаларын бүлеп бирмәс иде.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Флүр Әсәдуллин, аның һәм бизнес-бергәлек белән төзәтмәләр буенча фикер алышынмаган, ул үзгәрешләр бизнеска йөкләнешне арттыруга китерәчәк, дип саный.

Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша укырга мөмкин: https://www.bashinform.ru/news/1563211-v-bashkirii-izmenili-patentnuyu-sistemu-naloga-mneniya-razdelilis/

Фото: Башинформ
Читайте нас