+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 февраль 2021, 13:20

Төбәкләргә юл эшләренә өстәмә финанслау биреләчәк

Хөкүмәт утырышында субъектларда автомобиль юлларын ремонтлауны, реконструкцияләүне һәм төзүне тизләтүгә 100 миллиард сум бүлеп бирү мәсьәләсе каралды.

Хөкүмәт утырышында субъектларда автомобиль юлларын ремонтлауны, реконструкцияләүне һәм төзүне тизләтүгә 100 миллиард сум бүлеп бирү мәсьәләсе каралды.

- Төбәкләргә юл эшләренә өстәмә финанслау биреләчәк. Регионнарга барлыгы 100 миллиард сум юнәлтеләчәк, аларның 27 миллиард сумы 58 төбәктә гамәлдәге юл полотносын ремонтлау өчен каралган. Узган елда без юл төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирдек һәм бу, коронавирус пандемиясенә карамастан, 2019 елдагы белән чагыштырганда, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, - дип белдерде Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Моңа өстәп, вице-премьер, финанслауның калган өлеше субъектларда конкрет юл объектлары төзүгә юнәлтеләчәк, дип билгеләп үтте.

Өстәмә финанслауның калган өлеше 2021-22 елларда Русиянең 45 төбәгендә конкрет юл объектларын төзүгә юнәлтеләчәк. Шундый объектлар арасында Уфаның "Көнчыгыш чыгу юлы" проекты да бар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас