Моңа Горбачев, Ельцин һәм олигархлар гаепле, ди Зюганов.
Думада КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов фикеренчә, олигархлар елдан-ел хәерчелеккә төшкән русиялеләргә ярдәм итәргә теләми. Ул үз фикерен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә белдерде.
«Русия халкы хәерче: 2014 елдан халыкның реаль керемнәре 10,6 процентка кимегән. Икътисадка, социаль үсешкә һәм кешеләр мәнфәгатьләренә тотыну урынына, олигархия акчаны гаделсез юл белән күпләп үзләштерде һәм хәтта тиешле салымнарны да түләргә теләми», — ди ул, ачуын белдереп.
Үз мөрәҗәгатендә партия лидеры КПРФның властьлардан «Лаеклы тормышка 10 адым» дип аталган программасын гамәлгә ашыруны таләп итүен дә искәртергә онытмады.
Зюганов фикеренчә, икенче мөһим проект - ул да булса Орел халыкара икътисади форум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән кризиска каршы план. «Моннан башка Русия кризистан чыга алмаячак», — дип саный Зюганов.
Элегрәк Зюганов ил акчасының очсызлануында элекке совет лидеры Михаил Горбачев һәм Русиянең элекке президенты Борис Ельцин гаепле дип белдергән иде.
Фото: ТАСС