3 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генеральный директоры Константин Тимофеев журналистларга төбәк территориясендә проблемалы йортларны төзү мәсьәләләре буенча уртак киңәшмә нәтиҗәләрен сөйләделәр.
- Бүген без республика Башлыгы белән эшлекле очрашу уздырдык, катлаулы объектларны карадык. Алар төрле әзерлек дәрәҗәсендә. Без аларны төзеп бетерү буенча чаралар планы турында фикер алыштык. Документларны әзерләү һәм төзелешне финанслауда катнашу буенча үз җаваплылыгыбызны без раслыйбыз. "Миловка паркы" - ул проект, чыннан да, авыр бирелде, әмма карарлар кабул ителде. Без аны тәмамлыйбыз.
«Миловка паркы»ннан тыш, быел төзеп бетерергә кирәк булган башка проектлар да бар. Безгә шулай ук төзүчеләрнең банкротлыкка төшүе буенча тиз арада карарлар кабул итәргә кирәк, алар үз бурычларын үтәмиләр. Барлык кирәкле гаризалар да бар инде, һәм хәзер без, халык хокукларын яклау өчен, арбитраж идарәчеләрен сайлыйбыз. 2023 ел ахырына кадәр Башкортстанда яшәүчеләрнең бозылган хокуклары тергезеләчәк, - диде Константин Тимофеев.
- Бүген без төгәл вакыт турында күпкә ышанычлырак итеп сөйлибез, шул вакыт эчендә авыр тарих тәмамланырга тиеш. Бу - 2023 ел ахыры. Исегезгә төшерәм, бу срок күктән алынмаган, бу - ил Президенты йөкләмәсе, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы