+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 март 2021, 16:10

Хезмәттәшлек яхшы нәтиҗә бирә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков журналистларга төбәк белән Ростех арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков журналистларга төбәк белән Ростех арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
- Без бүген 2020 елга йомгак ясадык. Минемчә, ул нәтиҗәле булды. Пандемиягә карамастан, без барлык планлаштырылган утырышларны үткәрдек, бик җитди сораулар күтәрдек. Бу елга аларның тагын да тирәнрәк эшләнүен билгеләделәр. Әйтик, 2021 елда без "ОДК-УМПО"да чираттагы җитештерү цехын ачарга тиеш. Шулай ук республика колледжлары һәм университетлары дәрәҗәсендә дә эшли башлыйбыз. Минемчә, безнең уртак эшчәнлегебез бик уңай. Бүгенге "Гидравлика"га бару предприятиедә үткәрелә торган эшнең уңышлы булуын күрсәтте, - диде Анатолий Сердюков.
- Мин Ростех белән ведомствоара комиссия кысаларында эшләү тәҗрибәсе безнең өчен нәтиҗәле булды, дип әйтәсем килә. Әйе, соңыннан бездә «Башнефть», «Газпром» белән үзара хезмәттәшлекнең тагын берничә шундый практикасы туды. Әмма бу тәҗрибә - иң нәтиҗәле тәҗрибәләрнең берсе. Бу хакта беренче чиратта 2020 ел нәтиҗәләре буенча саннар сөйли. Бүген без Ростех контуры урнашкан предприятиеләрнең берничә инвестицион программасы турында сөйләштек. Без аларның эшчәнлегенә киңрәк кушыла башладык инде, республикада яңа җитештерү төрләрен, кызыклы проектларны гамәлгә кертергә телибез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас