+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 март 2021, 16:05

Хезмәттәшлекне үстерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков 2021 елда Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышын уздырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков 2021 елда Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең беренче утырышын уздырды.
Радий Хәбиров Ростех белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм корпорация җитәкчелегенә республика сәнәгатенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
- Без җиңел булмаган 2020 елны лаеклы үттек, сәнәгатьтә тотрыксызлыкны булдырмадык. Сәнәгать җитештерүе индексы 98 процент тәшкил итте. Ягъни шактый уңышлы 2019 ел нәтиҗәләре белән тигезләштек, - диде республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы инвестицияләрне җәлеп итү өчен инфраструктура формалашуы турында сөйләде. Бу - барыннан да элек Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында «Алга» махсус икътисади зонасын үстерү, техник-гамәлгә кертү төрендәге икенче зона булдыру. Дөнья дәрәҗәсендәге төзелеп килүче Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең перспективалары зур.
Анатолий Сердюков Башкортстан белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде.
- 2020 елда без актив хезмәттәшлек итә башладык һәм һәр очрашу белән уңышлы һәм нәтиҗәле итеп куелган бурычларны хәл итәбез, - диде Анатолий Сердюков. - Быел безнең алда бик мөһим максатлар тора. Яз көне без Уфада «ОДК-УМПО» базасында Русиядә беренче укыту-җитештерү комплексын ачабыз. Без бөтен ил масштабларында стратегик бурычларны хәл итү өчен Евразия фәнни-мәгариф үзәге һәм республика университетлары белән практик эшләргә әзер.
Анатолий Сердюков Ростех 2021 елда Уфада Русиянең барлык төбәкләреннән 1,5 меңнән артык яшь эшче һәм инженерны җыячак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалын хуплаячак, дип хәбәр итте.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас