+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 март 2021, 08:15

"Муниципаль күзәтчелек - тулысынча сезнең җаваплылык өлкәсе..."

Узган елда Башкортстанда эшкуарлыкны федераль тикшерүләр саны - 52 процентка, төбәкнең күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр саны 65 процентка кимегән.

Узган елда Башкортстанда эшкуарлыкны федераль тикшерүләр саны - 52 процентка, төбәкнең күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр саны 65 процентка кимегән.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән республикада инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышында Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Фролов сөйләде.

Бу динамика узган елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертелүгә бәйле, шуңа күрә контроль-күзәтчелек ведомстволарының игътибарын хокук бозуларны профилактикалауга, аңлату һәм консультация эшенә юнәлткәннәр.

Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан барлыгы 8 650 юридик һәм индивидуаль эшкуарга карата 9 712 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле республика башкарма власть органнары тарафыннан 2 697 тикшерү уздырылган.

Александр Сидякин бизнес-шерифларга бизнеска басымны киметү буенча бирелгән трендта калу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

- Хөрмәтле коллегалар - беренче чиратта бизнес-шерифлар. Элеккечә үк, без урыннарда эшкуарлык мозитен яхшырту буенча эшләячәкбез. Бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирәчәкмен. Муниципаль күзәтчелек - тулысынча сезнең җаваплылык өлкәсе. Моңа игътибар итүегезне сорыйм, - дип билгеләп үтте Александр Сидякин.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Читайте нас