+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 март 2021, 10:05

Хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур?

Мәшгульлек үзәкләренә килә торган заявкаларның һәр дүртенчесендә әлеге һөнәрләрнең берсен башкаручы хезмәткәр кирәклеге әйтелгән.

Мәшгульлек үзәкләренә килә торган заявкаларның һәр дүртенчесендә әлеге һөнәрләрнең берсен башкаручы хезмәткәр кирәклеге әйтелгән.

Бүген төзүчеләр, азык-төлек, агач эшкәртү, текстиль һәм тегү сәнәгате эшчеләре, механиклар, автослесарьлар, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү җиһазларын ремонтлаучылар, шулай ук машина йөртүчеләргә ихтыяҗ зур.
Бу хакта «Российская газета» Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода искәртеп үтүләренчә, мәшгульлек үзәкләренә килә торган заявкаларның һәр дүртенчесендә әлеге һөнәрләрнең берсен башкаручы хезмәткәр кирәклеге әйтелгән.
Шулай ук табиб һәм медицина хезмәткәрләре, кунакханә һәм ресторан бизнесы, ваклап һәм күпләп сәүдә итү тармагы җитәкчеләре, фән һәм техника өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләргә дә ихтыяҗ зур булып кала.

Фото: Pixabay.com
Читайте нас