Министрлык һәм ведомстволар билгеләгән стратегик бурыч-максатларның үтәлешенә республиканың иминлеге бәйләнгән.
Узган атнада республиканың берничә министрлыгы һәм ведомствосы коллегия утырышын үткәреп, узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм быелга өстенлекле бурычларны билгеләде. Аларда яңгыратылган барлык мәгълүматка да тукталмыйча, гәзит укучылар игътибарын республика үсешендә стратегик әһәмияткә ия аерым башлангычларга һәм эш программаларына юнәлтмәкчебез.
Әйтик, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин рәис-легендә узган Сәламәтлек саклау министрлыгы кол-легиясендә беренче мәсьәлә булып коронавируска каршы көрәш һәм аны профилактикалау буенча эш каралды. Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, әлеге заман афәте белән көрәштә алдагы чорда да төп көрәш коралы вакциналау булачак. Бу җәһәттән аны якын арада киңкүләм дәрәҗәгә чыгару бурычы куела. Әлеге вакытта республикада 111 пунктта коронавирустан прививка ясатырга мөмкин. 3 мартка булган мәгълүмат буенча, Башкортстанга җәмгысы 122592 доза Гам-КОВИД-Вак вакцинасы кайтарылган. Аның беренче компонентын – 86605 кешегә, икенчесен 29565 кешегә ясаганнар. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәт-мәсе белән аның профилактик прививкалар календарена кертелүе исә коронавирустан вакцина ясату массакүләм төс алачагын аңлата.
Бер үк вакытта республикада башка авыруларга каршы көрәш һәм аларны дәвалау сыйфатын күтәрү мәсьәләләре дә иң җитди игътибар үзәгендә кала. Бу җәһәттән былтыр гына да йогышлы авыруларны дәвалау буенча ике клиник-диагностик үзәк, Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусы, Салаватта һәм Октябрьскийда исә шәһәр дәваханәләренең яңа корпуслары төзелгән. Беренчел звено медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту максатында 120 фельдшер-акушерлык пункты һәм табиблык амбулаториясе төзелеп, файдалануга тапшырылган. Медицина учреждениеләренең күпләп яңа машиналар, дәвалау техникасы белән тәэмин ителүе, санитар авиациянең үсеш кичерүе дә дәвалау сыйфатын яхшыртуга һәм күбрәк гомерләрне саклап калуга зур йогынты ясый. Һәм, Максим Забелин белдерүенчә, алдагы чорда бу эш тагын да колачлырак дәвам иттереләчәк, чөнки 2021 елда республиканың сәламәтлек саклау тармагы Беренчел звеноны модернизацияләү программасына кергән. Аның кысаларында 2025 елга кадәр амбулатор-поликлиника учреждениеләренең матди базасын ныгыту буенча күләмле чаралар билгеләнгән.
Тагын бер мөһим юнәлеш – төбәк йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен һәм аның беренчел бүлекчәләрен заманча медицина корылмалары белән җиһазландыру буенча зур эш җәелдерелгән. Бу әлеге авыруларны мөмкин кадәр алдан ачыклап, дәвалап, үлүчеләр санын сизелерлек киметү мөмкинлеге бирер дигән максат куела. Онкология авыруларына бәйле дә шушы рәвешле эш алып барыла.
Октябрьский шәһәрендә үткән Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә исә төп өстенлек итеп алдагы чорда гомум республика күләмендә калдыкларны аерым җыюга күчү бурычы билгеләнде. Октябрьскийда бу эш нәтиҗәле оештырылган. Шуңа да утырышта катнашучылар, тәүдә контейнер мәйданчыкларында булып, калдыкларны аерым җыю буенча Октябрьский шәһәре тәҗрибәсе белән гамәлдә танышты. Шәһәрнең 34нче бистәсендә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында “Мәктәп“ скверының төзекләндерелүен дә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова башкаларга үрнәк итеп куйды. Ул, шулай ук, утырышта катнашучылар игътибарын 26 апрельдән 30 майга кадәр әлеге программа кысаларында 2022 елда төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча рейтинг тавыш бирү чарасы үтәчәгенә юнәлтте. Шушы вакыт аралыгында Башкортстан кешеләре гомумдәүләт проекты кысаларында яшәгән территорияне төзекләндерү өчен тавыш биреп, аны өстенлекле дәүләт программасына кертә ала.
Гомумдәүләт проектлары, аерым алганда “Экология” проекты үтәлеше Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә дә игътибар үзегендә булды. Аны һәм аның кысаларындагы “Урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру буенча агымдагы елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Тармак министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, проектны тормышка ашыруга былтыр федераль бюджеттан 211,2 миллион сум юнәлтелгән. Бу Идел буе федераль округында – беренче, Русия буенча икенче күрсәткеч. Быел исә федераль проект чараларын тормышка ашыруга республика 162,3 миллион сум салачак. Аерым алганда, агымдагы елга киселгән һәм корыган агачлар урынына яңасын утырту күләмен 98,4 процентка җиткерү бурычы куела. Ә алдагы елларга исә тагын да колачлырак бурычлар билгеләнә.
– Алдагы елдан агач-куакларның 20 процентын ябык тамыр системасы белән утырту бурычы куелды, 2030 елга исә бу сан 45 процентка җитәргә тиеш. Былтыр бу проектта өч урманчылык катнашса, быел, тиешле корылмалар алып, 16 урманчылык кушылачак, – диде Марат Шәрәфетдинов. Бер үк вакытта утырышта урманнарны янгыннан саклау мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелде.
“Башкортстанда туризм өлкәсен үстерү буенча бердәм стратегия юк”. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова тармактагы төп мәсьәләне коллегия утырышында шулай атады.
– Безгә Башкортстанда туризм өлкәсен үстерү концепциясен эшләргә кирәк. Ул, шулай ук, туризм потенциалын алга этәрү буенча стратегияне дә үз эченә алырга тиеш. Безнең алда берничә өстенлекле бурыч тора. Болар: Башкортстанда геопаркларны, муниципалитетлардагы туризм-мәгълүмат үзәкләрен, брендлы туризм продуктлары, “ял көне турлары” программаларын үстерү буенча компетенцияләр үзәген булдыру, “Туризм продукты лабораториясе” проектын тормышка ашыру, киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен республика буенча таныштыру турлары оештыру бурычы тора, – диде бу җәһәттән ведомствоның яңа җитәкчесе.
Төзелеш һәм архитектура министрлыгының коллегия утырышында исә 2030 елга Башкортстанда торак төзелеше күләмен 4 миллион квадрат метрга җиткерү бурычы куелды.
– 2020 елның декабрендә Башкортстан Республикасы һәм Русиянең Төзелеш министрлыгы арасында 2030 елга торак төзелеше күләмен 4 миллион квадрат метрга җиткерү исәбе белән “Торак” төбәк проектын тормышка ашыру турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге максатка ирешү өчен быел түбәндәгеләр эшләнергә тиеш: 2,26 миллион квадрат метрдан да ким булмаган торак файдалануга тапшырылырга; 35,65 мең квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә кешеләр искергән йортлардан яңа фатирларга күчерелергә; төзелеш материаллары һәм конструкцияләре җитештерү өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектлары тормышка ашырылырга; ким дигәндә 50 процент алданган дольщикларның хокуклары тергезелергә; 93,3 мең квадрат метрдан күбрәк социаль торак сафка кертелергә; 5740 укучыга исәпләнгән җиде мәктәп, 500 урынлык өч балалар бакчасы төзелергә тиеш, – диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.
Йомгаклап нәрсә әйтергә мөмкин? Күренүенчә, һәр министрлык һәм ведомство тарафыннан һәр аерым тармакны үстерү буенча стратегик бурыч-максатлар билгеләнә. Аңлашыла, аларны тиешле дәрәҗәдә тормышка ашыру гомум республиканың социаль-икътисади куәтләрен үстерү һәм халыкның тормышын яхшырту максатларын күз уңында тота. Шуңа да билгеләнгәннәр кәгазьдә яисә сүздә генә калмас, ә киләсе елда узачак коллегия утырышларында аларга “үтәлде”, “арттырып башкарылды” дигән резолюция сугылыр, дип ышанасы килә. Ахыр чиктә моңа барыбызның да иминлеге бәйләнгән.
Илдар Фазлетдинов.