+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 март 2021, 10:20

Башкортстан автокредитлар саны буенча беренче бишлеккә керде

"Автостат" аналитик агентлыгы язганча, үткән елда Башкортстанда 39,8 мең автокредит бирелгән. Бу - гомум рейтингта бишенче позиция. Узган елда Русия төбәкләрендә автокредитларга бирелгән иң күп сандагы кредитлар Мәскәүдә (67,3 мең), Мәскәү өлкәсендә (51,3 мең), Санкт-Петербургта (51,1 мең) һәм Татарстанда (44,6 мең берәмлек) билгеләнгән.

Әмма, төбәкнең динамикасында карасак, узган елда яңа автомобильләргә һәм йөрелгән автомобильләргә автокредитларны Башкортстан халкы азрак алган - 39 945, бу, 2019 елдагы 42 493 кредитлар саныннан азрак, кимү 6 процент тәшкил иткән. Кредит тарихларының Милли бюросы статистикасы шундый.

Кредит күләменә килгәндә, монда 2020 һәм 2019 елларның гомум суммалары нибары 1,2 процентка аерыла. Былтыр республикада 28,3 миллиард сумлык кредит алганнар, 2019 елда исә автокредитлар күләме 28,64 миллиард сум тәшкил иткән.

Быел илебез автосәнәгатенә төрле программалар буенча 16 миллиард сум бүленәчәк. Шулай итеп, 8,9 миллиард сум ташламалы автокредитлауга китәчәк. Тагын 3,8 миллиард сум юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар өчен ташламалы лизинг программасына каралган, 3,33 миллиард сум - газ-мотор техникасын сатуны стимуллаштыруга.

Илебез автомобиль сәнәгатендә шушы елның беренче ике аенда ташламалы шартларда 42,5 меңнән артык автомобиль сатылган. Бу хакта Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте. Ташламалы автокредитлау программасы буенча 35,4 мең автомобиль сатып алынган, ташламалы лизинг программасы буенча - тагын 7,1 мең автомобиль.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас