Бу хакта бүген Башкортстан Республикасында инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышында Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Флүр Әсәдуллин сөйләде.
Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырган чара Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә үтте.
Бизнес-омбудсмен аппараты Башкортстанның мең кешесе арасында төбәк шәһәрләре һәм районнарының бизнес-шерифлары белән үзара бәйләнеше турында сораштыру үткәргән.
Сорау алуда катнашучыларның 65 процентында мәсьәләнең уңай хәл ителүе билгеләнгән, 10 процентында өлешчә хәл ителгән яки хәл итү процессында. Күпчелек очракта мәсьәлә шактый тиз арада хәл ителгән. Эшкуарларның 4,5 проценты гына әлеге мәсьәләне хәл итү озакка сузылуын билгеләп үткән.
Эшкуарларның 46 проценты республикада инвестицион проектны гамәлгә ашыру җиңел, 16 проценты моны эшләү авыр, дип саный, 19 проценты муниципалитетта инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен элемтәләр кирәклеген билгеләгән, эшкуарларның 6 проценты гына “моны эшләү мөмкин түгел”, дип җавап биргән.
Шулай ук респондентларның 72,7 проценты муниципалитетта инвестицион мохитне уңай дип бәяләгән. Сораштыруда катнашучыларның 10,2 проценты гына шартларны начар дип саный.
Сораштырулар кысаларында бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүматлы булуны да тикшергәннәр: респондентларның 66,7 проценты алар турында белә, 22,2 проценты өлешчә белә, 11 проценты бөтенләй белми икән.
Сораштырылучыларның 44,6 проценты дәүләт финанс ярдәме алган, 27,5 проценты ярдәм чараларыннан файдалана алмаган, 28 проценты ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән.
Респондентларның яртысыннан артыгы (61 процент) эшкуарлар өчен мәгълүмат алу мөмкинлегенең җиңел булуын билгеләгән (чаралар, яңалыклар, буш җир участоклары турында мәгълүмат һ. б.), 26,5 проценты мәгълүмат алуның яхшыны теләргә калдыруын әйткән, ә 12,7 процент “мәгълүмат юк”, дип җавап биргән.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы унлык формалаштырылган: Бөре, Ярмәкәй, Стәрлебаш, Караидел, Дүртөйле, Чишмә, Благовещен, Гафури, Кыйгы районнары һәм Стәрлетамак шәһәре. Артта калучылар унлыгына Бүздәк, Әбҗәлил, Бәләбәй, Туймазы, Белорет, Шаран, Благовар, Уфа, Сибай һәм Салават шәһәрләре керә.
"Гомумән алганда, анкеталаштыру бизнес-шерифлар институтының эшкуарлык мохитенә кирәклеген һәм күпчелек очракта уңай бәяләнүен күрсәтә, - дип йомгак ясады Флүр Әсәдуллин. - Мондый сораштырулар ел саен үткәреләчәк".
Кире элемтә кысаларында хакимият башлыклары урыннарда инвесторлар белән хезмәттәшлекне активлаштыру планнары турында сөйләде, мәгълүмати ачыклык вариантлары турында фикер алышты.
"Алынган нәтиҗәләр өмет уята, бизнес-шерифлар институты нәтиҗәле, дип әйтергә була. Кызыл зонада булучыларның игътибарын хаталар өстендә эшләргә кирәк булуына юнәлтәсем килә. Шулай ук муниципалитетларны мәгълүмат белән эшләүнең заманча ысулларын активрак кулланырга чакырам, эшкуарлар барлык мөмкинлекләр турында оператив белергә тиеш", - дип билгеләп үтте Александр Сидякин.