+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 март 2021, 13:05

"Без күп эш башкардык..."

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә инвестицияләргә багышланган брифинг узды.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә инвестицияләргә багышланган брифинг узды.

Анда икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры узган елгы нәтиҗәләр турында сөйләде.

- Әлбәттә, узган ел киеренке булды. Әмма шуңа да карамастан, без күп эш башкардык. Инвестицияләр өлкәсендә без уңай динамика күрәбез. Узган елда инвеcтицияләр үсешенә йогынты ясаган инструментларның берсе - дәүләт ярдәменең кризиска каршы чараларының ике пакеты. Һәр пакетның зур өлеше нәкъ инвестицияләргә кагылды. Шулай ук, гыйнвар аенда өченче пакет гамәлгә керде. Без аны "үсеш пакеты" дип атыйбыз, һәм аның ярдәмендә янә үсеш алырбыз, дип ышанабыз.

Сәнәгатьне алганда, ул безне бик борчый иде. Әмма бу өлкәдә дә кимү минималь. Узган елны без 98 проценттан артык күрсәткеч белән тәмамладык. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, бездә иң яхшы күрсәткечләренең берсе. Гомумән, Русиядә берничә генә төбәк бу өлкәләрдә узган елны уңай динамика белән тәмамлады, - дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук, Рөстәм Моратов белдерүенчә, инвестицияләр җәлеп итү үзәге гамәлгә керде. Үзәк тарафыннан инвестицияләр җәлеп итү буенча юл картасы эшләгән. Анда инвесторлар җәлеп итү буенча барлык алымнар да күрсәтелгән.

"Алга" махсус икътисади зонасына килгәндә, ул әлеге вакытта 15 процентка тутырылган. Агымдагы елга максат - 70 процент.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда республика территориясендә тагын яңа махсус икътиссади зона булдыру планлаштырылган.

Фото: Ример Насретднов.
Читайте нас