Шулай ук лаеклы ялга чыгу өчен тиешле стаж да яңадан каралачак, диләр.
Русиядә пенсияләрнең хезмәт хакына карата нисбәтен тагын да киметмәс өчен гражданнарның пенсия фондына (РПФ) страховка взносларын арттырырга кирәк. Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) галимнәре мондый чараны тормышка ашыру проблемасын тикшерә.
Әлеге проблема Югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) апрель аенда үтәчәк конференциясендә дә тикшереләчәк. Күптән түгел Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе вәкилләренең икътисади хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк чаралар комплексы әзерләве билгеле булды. Бу чаралар пакеты 2025 елдан соң пенсиягә чыгу өчен тиешле стажны 30 елга кадәр арттыру (2025 елдан башлап бер елга арттыра бару күздә тотыла) рәсми булмаган мәшгуль кешеләрне легальләштерү; взнослар ставкасының әкренләп артуы һәм башкаларны үз эченә ала, дип хәбәр итә «Независимая газета».
Берничә көн элек Дәүләт думасы депутаты Валерий Рашкин Русиядә пенсия яше артачак, дип белдергән иде. Ул ассызыклаганча, хакимиятләр бу яңалыкны 2022 елда ук тикшерүгә чыгарырга мөмкиннәр. Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков депутатның сүзләрен кире какты.
Фото:pixabay.com.