+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 Марта 2021, 18:52

"Узган ел заманыбызның иң зур сынавы булды..."

2024 елга Башкортстанда төп капиталга инвестицияләрнең еллык күләмен 650 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла.

2024 елга Башкортстанда төп капиталга инвестицияләрнең еллык күләмен 650 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла.

Узган ел бу күрсәткеч 366 миллиард сумга якын булган, дип хәбәр иттелде Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы коллегиясе утырышында.

- Узган ел заманыбызның иң зур сынавы булды. Әмма без үз өстебезгә алган социаль йөкләмәләрне үти алдык. Шул ук вакытта бизнеска ярдәм итү өчен ике ярдәм чаралары пакеты булдырылды. Шулай ук кризиска каршы штаб һәм ситуацион үзәк эшли башлады. Нәтиҗәдә, Башкортстан инвестицияләр агымы буенча уңай динамиканы тәэмин итә алган бик аз төбәкләрнең берсе булды. Бездә бу күрсәткеч 100,9 процент тәшкил итте. Кайбер юнәлешләр буенча республика сизелерлек үсеш күрсәтте.

Әлбәттә, агымдагы ел, 2020 ел белән чагыштырганда, тагын да киеренке булачак. Финанс резервларының кимүе сизелә. Шуңа да карамастан, республика үз амбициоз планнарыннан баш тартырга җыенмый. 2024 елга, элеккечә, инвестицияләрнең еллык күләмен 650 миллиард сумга җиткерү бурычы тора. Чөнки безнең төп максатыбыз – Башкортстанны гражданнарыбыз яшәеше өчен иң уңайлы төбәк итү, һәм без, идарә карарлары - нәтиҗәле, ә икътисад көчле булса гына, бу максатка ирешә алачакбыз, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер–министры Андрей Назаров.

- Хәзер безнең төп бурыч – узган елда Башкортстан икътисадының барлык өлкәләрендә булган старт күрсәткечләренә кайту. Без ярдәм чараларының өч пакетын эшләдек. Соңгы өченче пакет та - гамәлдә, без аны "үсеш пакеты" дип атадык. Ул иң кирәкле һәм нәтиҗәле инструментларны озайтуны һәм өстәмә ярдәм чараларын – яңа кече һәм урта эшкуарлар өчен салым каникулларын озайтуны, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең барлык категорияләре өчен бердәм авыл хуҗалыгы салымын бетерүне күздә тота, – дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясете министры Рөстәм Моратов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас