+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 март 2021, 07:50

Хакларны кем “авызлыклый”?

Путин Хөкүмәт белән катгый сөйләшү үткәрде.

Путин Хөкүмәт белән катгый сөйләшү үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин инвестицион активлык мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Хөкүмәт вәкилләре белән азык бәяләре турында да катгый сөйләшү үткәрде. Бу хакта Русия лидеры үзе хәбәр итте.

Путин белдергәнчә, азык-төлеккә бәяләрне билгеләгәндә сатучы, сатып алучы һәм җитештерүчеләр мәнфәгатьләре балансын сакларга кирәк. "Ни өчен мин Хөкүмәттәге хезмәттәшләрем белән шактый катгый сөйләштем? Мәнфәгатьләр балансы үтәлергә тиеш. Бәяләрне көйләгәндә тиешле инструментларны кулланырга һәм хакларны йомшартырга кирәк", - ди Президент.

Русиядә азык-төлек берничә ай дәвамында кыйммәтләнә. Иң зур үсеш үткән елның декабрендә күзәтелде. Ул чакта Путин Хөкүмәткә азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарларга кушты. Соңрак Кремльдә властьлар «тулаем алганда, вәзгыять контрольдә тотыла», - дип хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта Русия Үзәк банкы, бәяләрнең контрольсез артуы 2022 елга кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый. Икътисадчылар, товарларга бәяләрне киметү өчен русиялеләргә салым йөкләнешен киметергә кирәк, дигән тәкъдим кертә.

Фото:Ура-ру
Читайте нас