+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 март 2021, 05:40

Максат - топ-5кә керү!

Агымдагы елда Башкортстан Хөкүмәте Белорет районында «Мраткино» курорт кластерын төзу концессионеры белән килешү төзергә планлаштыра.

Агымдагы елда Башкортстан Хөкүмәте Белорет районында «Мраткино» курорт кластерын төзу концессионеры белән килешү төзергә планлаштыра.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов төбәкнең инвестицион эшчәнлегенә багышланган брифинг барышында хәбәр итте.

- Бюджет акчалары дефициты сәбәпле дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү өстенлекле юнәлешкә әверелә һәм без аны тагын да активрак гамәлгә ашырырга өметләнәбез. Әйтик, без зур проектны гамәлгә ашырабыз, ул — 9 миллиард сум күләмендә инвестицияләр белән «Мраткино» курорты. Бу проект буенча ярты ел элек республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров контролендә юл картасы эшләнгән. Без быел концессион килешү төзергә өметләнәбез. Бу төбәктә туризм өлкәсендә беренче концессион килешү булачак, - диде Рөстәм Моратов.

Рөстәм Моратов агымдагы ел нәтиҗәләре буенча дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру буенча илдә иң яхшы 5 төбәк исемлегенә керү бурычы торуын билгеләп үтте.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Читайте нас